«Белемле ана!» - булачак әнинең хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән проект. Гаилә законнарындагы иң соңгы үзгәрешләр, аналарга һәм балалы гаиләләргә яңа социаль ярдәм чаралары, бала туу белән документларны рәсмиләштерү тәртибе - «Белемле ана!» проекты кысаларында бу мәгълүмат белгечләр авызыннан җентекләп бәян ителә. Проект кысаларында чираттагы очрашу 2025 елның 7 августында район үзәк хастаханәсенең конференц-залында узды.
Булачак әниләрне акушер-гинеколог Миләүшә Вәлиуллина сәламләде, йөклелек, бала табу һәм бала табудан соңгы чордагы мөһим моментларга игътибар итте, барлык бирелгән сорауларга җаваплар бирде.
Мамадыш районы ЗАГС бүлеге начальнигы Ләйсән Дульмиева бала тууны теркәү тәртибе һәм бала туу турында таныклык алу өчен кирәкле документлар турында сөйләде. Район башлыгы Вадим Никитин инициативасы буенча билгеләнгән бер мәртәбә бирелә торган акчалата түләүне алу шартлары һәм тәртибе белән таныштырды.
Мамадыш үзәк район хастаханәсе медицина психологы Гөлнара Шаһивәлиева шулай ук йөкле хатыннар белән махсус техникалар үткәрде.
Булачак әниләр өчен ЗАГС бүлеге коллективы «сабыйны каршы алырга әзерләнегез, бишек җырларын өйрәнегез!» дигән матур теләк белән татар телендә бишек җырлары җыентыгы әзерләгән.
Гомуми фото җылы очрашуның ахыры булды, аның актуальлеген анда катнашучылар берничә тапкыр ассызыклады.