Татар халкының мәңгелек үзенчәлекләре - танылган шәхесләре, тирән колорит, уникаль мәдәният һәм башка беркайда да очрата алмаган күпгасырлык гореф-гадәтләр. Болар барысы да бүген дә актуаль булып кала, шуңа күрә татар туе һәрвакыт аерылып тора. 2025 нче елның 15 нче август көнендә Әлмәт ГХАТ идарәсендә, Сәләхетдинов Фларид Саһир улы һәм Галембекова Фәридә Фәрит кызының никахлары тантаналы рәвештә теркәлде. Кәләш Фәридә туй өчен үзенчәлекле татар-милли костюмын сайлаган. Яшь парны, ГХАТ идәрәсе җитәкчесе Зөбәерова Илсөя Минияр кызы котлап, "Татар-милли ашлары" китабын тапшырды.