Түбән Кама никахлашу сараенда Бал Спасы билгеләп үтелде. 14 нче август - бу көнне гаилә коруларын теркәгән яшь парлар өчен үзенчәлекле дата.
ЗАГС белгечләре һәр яңа гаиләне котлады һәм аларга хуш исле баллы тәм-томнар тапшырдылар. Бу бүләк иминлекне, муллыкны һәм бәхетле «бал аен» чагылдыра.
Яшьләргә татлы гаилә тормышы, мәхәббәт, үзара аңлашу һәм баллы бәхет телибез.