Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсендә хокукый ярдәм атнасы

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсендә гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы узды.

Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган. Хокукый атнаның төп максаты - гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук аларның мәнфәгатьләрен яклауда һәм документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итү.

Гаилә кыйммәтләрен саклау, балаларның хокуклары, опека мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International