Татарстанда "Гаилә атнасы"узды. Һәр кеше өчен гаилә - ул мәхәббәт һәм җылылык чыганагы. Әлмәттә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантанада катнашучылар шулай ук игелек һәм мәхәббәт атмосферасын билгеләп үттеләр.
Әлмәт шәһәрендә 21 парны хөрмәтләделәр. Алтын, рубин, энҗе, фарфор һәм кургаш туйларын билгеләп үткән юбилярлар , шулай ук «Мин бәхетле гаиләм белән» муниципаль конкурсында җиңүчеләр ун ел бергә яшәп, үзара аңлашу, зирәклек һәм тугрылык үрнәге булдылар.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова гаиләләрне якты бәйрәм белән котлады: "Ныклы гаилә — җәмгыятьнең төп таянычы. Сезнең кебек кешеләр ярдәме белән безнең районда өлкән буынга хөрмәт, балаларга мәхәббәт һәм бер-беребезне кайгырту традицияләре яши һәм үсә», - дип ассызыклады ул.