Актаныш муниципаль районында район халкы катнашында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык “көне үткәрелде

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Актаныш муниципаль районында район халкы катнашында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык “көне үткәрелде

Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне Актаныш район үзәгендә пар балдаклар төшкән яшь парлар аллеясында кичке 17 сәгатьтә барлык район халкы катнашында үтте. Бәйрәм тантанасын район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева алып барды. Кичәнең төп кунаклары Татар Суыксу авылында яшәүче Гыйльманов Рамил Гаффан улы һәм Тәнзилә Әхмәтшәех кызы булдылар. Гыйльмановлар 1990 елның 8 мартында никахларын теркәгәннәр. Гыйльманов Рамил Гаффан улы 1981 елда Татар Суыксу урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Чистай совхоз-техникумына укырга керә. Армиядә хезмәт иткәннән соң, СПТУ-80 училищесында производствога укыту мастеры булып эшли. 1988 елдан 1993 елга кадәр Актаныш Агрохимсервисында каты көнкүреш калдыклары инженеры вазыйфасын башкара. 1993 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Бугенге кондэ «Әнәк агрофирмасы» жэмгыятенен Иске Кормаш бүлекчәсендә идарәче. 40 елдан артык үзен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган,намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен Татарстан агрохимия хезмәтенең «Казанышлары өчен» мактау билгесе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты, Актаныш муниципаль районы Башлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының Рәхмәт хатлары белэн булэклэнгэн. Хатыны - Гыйльманова Тәнзилә Әхмәтшәех Кызы. 1981-83 елларда Минзәлә медучилищесында укый. 1983 елның 1 августыннан бүгенге көнгә кадәр Актаныш районы Татар Суыксу табиблык амбулаториясенең физиотерапия бүлегендә шәфкать туташы булып хезмэт куя. Эш стажы 43 ел. Район баш табибының , район башлыгынын Мактау грамоталары, Рэхмэт хатлары, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Әлеге бэхетле гаилэ эштэ дэ, тормышта да гел бергэ. Парыбызга “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медален район Башлыгы Л.Р.Зарипов тапшырды.Чарада 50, 55, 60 ел бергә яшәгән парларыбызга район башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International