8 июльдә «Россия» милли үзәгендә Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көненә багышланган «Россия. Йөрәкләрне берләштереп» II Бөтенроссия туй фестивалендә Тукай районыннан Алмаз Ситдыйков белән Алия Гафиятуллина никахларын теркәделәр

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Алмаз - кайнар холыклы, ләкин бик тырыш һәм максатчан авыл егете, Тукай районының Күзкәй авылында үскән, тракторда эшли. Ул күп балалы гаиләдән, Алмазның әти-әнисе бик актив, районда хөрмәтле кешеләр.

Алия - Чаллы кызы, гаиләдә олы кыз, әтисе төзелеш компаниясендә эшли, әнисе сәүдәдә, энесе Раил үсеп килә. Алия шәһәр кызы булуга карамастан, Алмаз гаиләсенә авылга күчеп яшәргә риза, чөнки ул бу гаиләне, аның традицияләрен бик яратты.

Кияү белән кәләш образлары татар костюмының эволюциясен чагылдыралар һәм кутюр кануннары буенча ясалганнар. Нигез итеп 20 гасыр башы татар парларының архив фотолары алынды, алар татар мәдәниятенең яшәү рәвешен һәм үз-үзен чагылдыруын нечкә итеп ассызыклады. Костюмнарның авторы һәм дизайнеры Кашапова Рәмзия Әнвәр кызы.

Кәләш костюмында милли маркер булып баш киеме - калфак һәм татар күкрәк бизәге - изү тора. Костюмны ясауда җентекләп сайланган орнамент, энҗе белән бизәкләү - гыйффәтлелек символы булды, анда һәр сызык тирән мәгънәгә һәм символга ия. 

Кияү костюмын модельер Руслан Габов тегә. Кияү образы батырлыкны һәм иртәгесе көнгә ышанычны гәүдәләндерә.

Яшьләргә бәхет, озын гомер телик. Аларның союзы нык булсын, ә мәхәббәт еллар узган саен ныграк берләштерсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International