Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе «Гаилә альбомын карыйбыз» республика конкурсын башлап җибәрә.

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе «Гаилә альбомын карыйбыз» республика конкурсын башлап җибәрә.

Конкурс беренче тапкыр уздырыла.
Проектның максатлары һәм бурычлары: гаилә статусын һәм традицион гаилә кыйммәтләрен күтәрү; республикада яшәүчеләргә ата-аналарның, әбии-бабайларның танышу һәм туй тарихы белән уртаклашу мөмкинлеге тудыру; буыннар арасында гаилә элемтәләрен ныгыту; гаиләләрдә тудырылган яхшы традицияләрне популярлаштыру һәм пропагандалау; патриотизм тәрбияләү; Татарстанның күп балалы, күп буынлы гаиләләре турында уңай контент булдыру.
Конкурс расланган Нигезләмә нигезендә 6 номинациядә үткәреләчәк: «Әти-әниемнең кызыклы танышу тарихы», «Әти – әниемнең гадәти булмаган туе», «Минем зур һәм тату гаиләм», «Гаилә-традицияләрне саклаучы», «Җанга җан: иң озын тарихлы никах», «Ватан гаиләдән башлана».
Җиңүчеләр 1, 2, 3 урыннарга карап һәр номинациядә 15,10,5 мең сум акчалата призлар алачак. Конкурс ВК ярдәмендә узачак.

Татарстанда яшәүчеләрнең барысын да гаилә тарихлары белән Вконтакте платформасындагы шәхси битләрендә #полистаемсемейныйальбом хэштегын кулланып, шулай ук конкурс эшләрен махсус электрон адреска җибәреп уртаклашырга чакырабыз: Polistaem.Albom@tatar.ru

Кабул ителгән эшләр гаилә-демографик сәясәт буенча Экспертлар, медиа структуралар җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре составында конкурс комиссиясе тарафыннан бәяләнәчәк.

«Гаилә альбомын карыйбыз» республика конкурсына йомгак 15 сентябрьдән соң Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә ясалачак.

Конкурсның Нигезләмәсе ТР Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International