Казан шәһәренең «Елмай» балалар паркында 5 июль көнне Казан шәһәренең ЗАГС Идарәсе тарафыннан "Гаилә атнасы" кысаларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрелде. Традиция буенча гаилә бәйрәменең төп вакыйгасы булып үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән гаилә ныклыгы белән танылган, шулай ук уртак хезмәт белән тәэмин ителгән иминлеккә ирешкән, балаларын җәмгыятнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән 12 гаилә парын «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре белән бүләкләү тантанасы булды. Ватанны саклаучылар елы кысаларында беренче чиратта үзләрен армиядә хезмәт итүгә багышлаган гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, оборона предприятиеләренең хезмәт династияләре, шулай ук мәгариф һәм мәдәният вәкилләре тәбрикләнде. Бәйрәмне шулай ук никахлашу тантанасы һәм вокаль һәм бию композицияләреннән торган концерт программасы бизәде.