Яшьләр - безнең җәмгыятьнең, илебезнең киләчәге.

2025 елның 27 июне, җомга

"Яшьләр - безнең җәмгыятьнең, илебезнең киләчәге. Үсеп килүче буынны тәрбияләү, яшьләр тормышта үз юлларын таба алсын өчен киң мөмкинлекләр тудыру - безнең мөһим бурычыбыз», - дип ассызыклый Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Яшьләр көнендә без киләчәккә атлаучы яшьләргә аеруча игътибар белән колак салабыз һәм игътибар итәбез. Ә республика ЗАГС ларында Яшьләр көне кысаларында яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырыла. Яшь балтачлылар да Яшьләр көне алдыннан үзләренең төп документларын алдылар.

Әлеге мөһим вакыйга белән яшьләрне Балтач РИК җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International