Яшь парлар бәхетле ныклы никах вәгъдә итә торган саннар магиясенә ышана һәм шуңа күрә туйлар өчен еш кына матур яки көзгеле даталарны сайлыйлар. Матур датаны - 25.06.2025 Бөгелмәдә гаилә кору өчен 7 пар сайланган. Бу көнне яшь парларның һәм кунакларның тантаналы кәефенә матур кояшлы һава да туры килде. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм ир белән хатынга үз гаиләләрен саклауларын, ЗАГСка алып килгән якты һәм ихлас хисләрен еллар аша да сүрелмәвен телибез.