Әлмәт шәһәренең ГХАТ идарәсендә 60 ел бергә яшәгән Бодрягин Михаил Петр улы һәм Елена Семён кызы гаиләсен котладылар. Туйның бу еллыгы очраклы гына бриллиант дип аталмый, чөнки бриллиант - ул иң каты һәм кыйммәтле таш, шулай ук ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр дә нык һәм какшамас булып кала.
Михаил Петрович Бодрягин 1942 елның 7 гыйнварында туган, ә Елена Семёновна Бодрягина - 1943 елның 15 февралендә. Алар Михаил армия сафларында хезмәт иткәннән соң Әлмәттә танышалар. Елена, Чистай педагогия техникумын тәмамлап, тәрбияче булып эшләгән чор була. 1965 елның маенда яшьләр өйләнешәләр. Аларның уллары Евгений һәм Андрей дөньяга килә. Елена Семёновна бакчада тәрбияче һәм логопед булып эшләгән һәм хезмәт ветераны исемен алган, ә Михаил Петрович электрик булып эшләгән. Аларның биш оныгы бар: Антон, Валерия, Степан, Ирина һәм Артем.
Юбилярлар Мактау китабына тантаналы рәвештә кул куйдылар, туй вальсында әйләнделәр.
ГХАТ идарәсе начальнигы Илсөя Минияровна юбилярларны котлады һәм озын, бәхетле гаилә тормышы теләде.