Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 50 ел бергә яшәүче гаиләләрне котлады. Чара Казан шәһәренең Мирный бистәсендә узучы Сабантуй милли бәйрәме кысаларында узды.
Рәис исеменнән һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Тантанада республиканың 11 гаиләсе катнашты. Болар механизаторлар, терлекчеләр, укытучылар, ветеринария табиблары, нефть-газ тармагы хезмәткәрләре гаиләләре һәм башкалар.
Алексеевск районыннан Валерий һәим Вера Рузановлар, Арча районыннан Рафаэль һәм Сания Кәбировлар, Буа районыннан Мәсгут һәм Наҗия Хәлиловлар, Биектау районыннан Фәрит һәм Гөлнур Хәлиуллиннар, Зәй районыннан Раиф һәм Нәсимә Вәлиевлар, Кукмара районыннан Габдрахман һәм Гөлзәгыйдә Яппаровлар, Кукмара районыннан Расих һәм Зөһрә Хәлиловлар Зеленодольск районыннан Николай һәм Мария Лимовлар, Менделеевск районыннан Миңневазит һәм Мансура Нуриевлар, Нурлат районыннан Фоат һәм Рафия Галимова, Балык Бистәсе районыннан Нәҗип һәм Халидә Таһировлар — илле ел бергә гомер кичерүче гаиләләр. Аларның күбесе күп балалы. Балаларын үстереп, аякка бастырганнар, оныкларын, оныкчыкларын тәрбияләргә булышалар.
Төп Сабантуйда республиканың югарыда аталган 11 муниципаль районының хуҗалыклары тәкъдим ителде.
Аларның һәрберсендә халык һөнәрләре, сәүдә һәм музыкаль номерлар, район коллективы тамашалары күрсәтелде.