Югары Ослан муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яшь буынга патриотик тәрбия бирү, тарихи хәтерне һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау максатында 14 яшькә җиткән 12 яшь гражданга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру булды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Артем Макаров, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Римма Троицкая, махсус хәрби операциядә катнашучы Максим Борисов, Россия Эчке эшләр Министрлыгының «Верхнеуслонский» миграция мәсьәләләре буенча бүлеге инспекторы Анастасия Карасева, Татарстан Республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» җирле бүлеге активистлары катнашты. Югары Ослан муниципаль районының яшь гражданнарына беренче паспорт һәм истәлекле бүләкне Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Артем Макаров тапшырды. Балаларны чын күңелдән паспорт алулары белән котлыйбыз һәм аларга барлык башлангычларында уңышлар телибез.