Халыкара балаларны яклау көне алдыннан ЗАГС бүлеге начальнигы Элла Демченко һәм Бөгелмә шәһәренең хатын-кызлар советы иҗтимагый оешмасы рәисе Марина Солдатова, ҖҮФХИ бүлеге начальнигы майор Леонид Лесников белән бергә төрле сәбәпләр аркасында Бөгелмә шәһәренең тикшерү изоляторында утыручы балигъ булмаган балаларга игелек дәресе бирделәр. Әңгәмәдә кунаклар үсеп җитү һәм белгечлек алу буенча тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, канцелярия товарлары һәм тәм-томнар бүләк иттеләр. Чара балигъ булмаганнарда хокукка буйсыну тәртибен формалаштыруга, кабат хокук бозуларны булдырмауга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, шулай ук балага үзендә бүләк, мавыгу табарга, үз сәләтләрен ачарга һәм аларны кешеләргә бүләк итәргә, җәмгыятькә файдалы булырга өйрәтергә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Мондый әңгәмәләр яшүсмерләргә үз тормышлары турында уйланырга һәм үзгәрергә ярдәм итә.