«Син-минем бәхетем!» - энҗе юбилярларны тәбрикләү

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Хәниф Әнәсович белән Гөлназ Гыйлембаевна Ибатуллиннарның гаилә юбилеена багышланган тантаналы чара узды.

Бәхетле энҗе юбилярлар, Дан китабына үз имзаларын куйдылар һәм чиксез мәхәббәт билгесе итеп медальләр алмаштылар.

«Сез назлы хисләрегезне һәм үзара ихтирамыгызны саклап 30 ел яшисез. Сез гаилә генә төземәдегез, ә тулы бер дөнья төзедегез. Сез гаҗәп матур пар! Сезгә чын күңелдән озын гомер, иминлек һәм мөмкин кадәр күбрәк шатлыклы көннәр телибез!» - диде Арча районы хатын-кызлар советы рәисе Альмира Мидхатовна Гатауллина юбилярларны котлап.

Тантанада «Арча шәһәре» муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары, Арча шәһәре Советы рәисе урынбасары Нигъмәтҗанова Гүзәлия Харисовна, юбилярларның балалары һәм оныклары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International