Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ГХАТ бүлеге тантаналы рәвештә “зөбәрҗәт” юбилярлар, Хаҗинур Габделхакович белән Равза Мәгъсүмовна Садыйковларны котлады.
Бу көнне, күп еллар элек булган кебек, бәхетле юбилярлар залга Мендельсонның туй маршына керделәр. Ирле-хатынлы гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү китабына үз имзаларын куйдылар һәм чиксез мәхәббәт билгесе итеп юбилей туй медальләре белән алмаштылар. Тантана көнендә катнашкан юбилярларның балалары һәм оныклары матур вакыйга белән уртаклаштылар.
Районның хатын - кызлар советы рәисе Гатауллина Альмира Мидхатовна бәйрәм шартларында Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гаптрәүпович Хисаметдинов исеменнән истәлекле бүләк һәм котлау адресы тапшырды, җитәкченең районның мондый гаиләләре белән горурлануын билгеләп үтте. Юбилярларны бәйрәм белән муниципаль берәмлек "Арча шәһәре" башлыгы урынбасары, Арча шәһәре Советы рәисе урынбасары Нигъмәтҗанова Гүзәлия Харисовнав котлады.