Ана сертификатны тантаналы тапшыру

2025 елның 27 мае, сишәмбе

Безнең һәркайсыбызның, туганнарыбыз, якыннарыбыз, үз йорты бар. Кайда гына булсак та, без аны һәрвакыт хәтерлибез, чөнки ул үзенең җылысы, йөрәк мәхәббәте белән безне үзенә тарта. Гаилә... һәр кеше өчен бу сүз белән бик күп кабатланмас истәлекләр белән бәйләнгән. Барлык кешелек мөнәсәбәтләреннән гаилә – ул иң борынгы, иң кыйммәтлесе, иң бөек һәм изге төшенчә. Гаилә ЗАГС та туа, аннары балалар белән тулылана дип санала. Бала туудан да әһәмиятлерәк гаилә вакыйгасы булуы икеле. Яңа кешенең тууы – зур бәхет һәм зур җаваплылык ул. Балаларыбыз – безнең киләчәгебез, үлемсезлек нигезе, нәсел дәвамы, картлык көннәрендә таянычыбыз. Бала дөньяга килү хатын-кызга тормышта иң мөһиме – ана булу бәхете бирә. Нәкъ менә хатын-кыз, ана гаилә учагын саклаучы булып тора, аның мәхәббәте, аның назы һәм кайгыртуы баланың бөтен тормыш юлын яктырта. Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда 9 гаиләгә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы булды. Сәламләү сүзе белән аларга «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Хәлимова Кадрия Фәрит кызы, Социаль фондның клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Сираева Гөлназ Гадел кызы, Банк офисы җитәкчесе Шереметьева Марина мөрәҗәгать иттеләр. Алар гаиләләрне яңа туган сабыйлары белән, тормышта яңа матур чор башлану белән котладылар. Бу вакыт сезнең өчен бәхетле һәм онытылмаслык булсын. Бер-берегезне яратыгыз һәм саклагыз, балаларыгызны игелекле һәм тәрбияле итеп үстерегез. Балалар сәламәт, көчле, акыллы булып үссеннәр һәм уңышлары белән сезне сөендерсеннәр. Һәрвакыт бергә булыгыз, бәхет Сезнең гаиләләрегезгә. Сертификатлардан тыш, барлык әниләр дә кыйммәтле бүләкләр алды. Ә яшь артистлар үзләренең чыгышлары белән шатлык һәм яхшы кәеф атмосферасы керттеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International