Әлмәт шәһәренең ГХАТ идарәсендә «Каравон»

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

«Каравон» ул - рус халкының борынгы бәйрәмнәреннән берсе. Борынгы бу бәйрәмдә рус мәдәниятенең матурлыгы һәм тирән эчтәлеге чагылыш таба. Җырлы-биюле бу бәйрәм 24 нче май көнне Әлмәт никахлашу сараенда да билгеләп үтелде. Новоникольск авыл җирлегенең халык ансамбле яшь парларны матур җырлар белән каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International