Актанышның ЗАГС бүлегендә бриллиант, зөбәрҗәт, алтын туйларын каршылаган үрнәк парларны хөрмәтләделәр.
Алар: Усы авылылыннан Миңлефәвәдис белән Зәнфирә Таҗиевлар 60 ел, Качкын авылыннан Рафаэль белән Асия Мөбарәкҗановлар 50 ел, Байсар авылыннан Рифкать белән Рәмилә Бәшировлар 55 ел, Мари Суыксуы авылыннан Александр белән Джера Иделгариевлар 50 ел бергә матур гомер кичергәннәр.
Әлеге үрнәк парларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлап, рәхмәт хатларын тапшырды. Район Загс бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева һәрбер гаиләнең тарихы белән таныштырды, Актаныш мәдәният хезмәткәрләре тематик чыгышлары белән бәйрәмне тагы да нурландырды. Ә иң зур бүләкләр йөрәк җылысы белән әйтелгән балалар, оныкларның котлавы иде.