Кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Әлмәт шәһәренең никахлашу сараенда 5 пар гаилә берлеге теркәлде. Аларга истәлекле сувенирлар тапшырылды. Ихлас күңелдән котлыйбыз, тигез тормыш теләп калабыз.