Паспортлар тапшыру

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсендә беренче тапкыр паспорт алучы 14 яшьлек укучыларга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Тантана Россия Федерациясе Гимнын башкарудан башланды.

Чарада Әлмәт районындагы «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлеге җитәкчесе Курмакаева Зөһрә Таһирҗан кызы, мөхтәрәм кунаклар - Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Әфләтунова Роза Егор кызы, Гарифуллин Рамил Ауфәр улы –хәрби хәрәкәтләр ветераны, Чечен Республикасындагы контртеррористик операциядә катнашучы, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы, Кислова Галина Петр кызы – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координаторы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International