Халыкара Гаилә көне белән!

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Җирдә бәхетле, нык һәм тату гаиләдән дә ныграк берлек юк ул. Гаилә — дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе. Һәр кеше тормышының уңышлы киләчәге дә гаиләгә бәйле. Гаилә яңа тормышның башы да, нәселнең дәвамы да, гореф-гадәтләрнең киләчәк буыннар өчен саклануы да.

Татарстан Республикасы — бәхетле гаиләләр төбәге, бездә буыннан-буынга тапшырыла торган гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен саклыйлар һәм хөрмәт итәләр.

Күп балалы гаиләләргә, яшь гаиләләргә ярдәм - республика дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.

Татарстанда күп балалы гаиләләр саны елдан-ел арта.

Династияләр, күп буынлы гаиләләр — җәмгыятебезнең байлыгы.

Һәр йортта һәрвакыт тынычлык, җылылык һәм бәхет хөкем сөрсен. Һәр уртак вакыйга якты хисләр һәм хис-кичерешләр белән тулы булсын, ә гаилә сезнең өчен терәк булсын.

Гаиләләрегезне кадерләгез һәм саклагыз. Өйдәге ямьнең, җылылыкның һәм үзара аңлашуның кыйммәтен аңлап яшәгез.

Эльвира Әхмәтова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International