«Без - Россия гражданнары!»

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Беренче документ белән бергә яшь гражданнар илебезнең Төп кануны - Россия Конституциясен дә алдылар.

Паспортларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Галләмова Гөлирә Тәлгать кызы тапшырды.

Тантаналы чарада Арча муниципаль районының хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина Альмира Мидхәт кызы катнашты, ул яшьләргә үз иленең лаеклы гражданнары булуларын, яхшы укуларын, үз өстендә эшләүләрен, җәмгыятькә һәм дәүләткә файда китерүләрен теләде. Ул шулай ук Россия гражданины паспортына сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген ассызыклады һәм барысын да якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International