Тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм Ютазы районы полиция башлыгы Рушан Камаев 12 яшь гражданга мөһим документ- паспортлар тапшырды. Тантанада катнашучы һәркем истәлекле бүләкләр һәм «Беренчеләр хәрәкәте» символикасы төшерелгән паспорт тышлыклары алды.
Конец формыАяз Әдипович яшьләргә үз иленең лаеклы гражданнары булуларын, яхшы укуларын, үз өстендә эшләүләрен, җәмгыятькә һәм дәүләткә файда китерүләрен теләде. Ул шулай ук Россия гражданины паспортына сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген ассызыклады һәм барысын да Җиңү көне белән котлады. Беренче паспорт алу - мөһим вакыйга. Россия Федерациясе гражданы паспорты киң хокуклар бирә, ләкин алар белән бергә зур бурычлар йөкли. Сез-районыбызның, республикабызның һәм илебезнең киләчәге, - диде ул.
Районга эш визиты белән килгән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевның котлавы балалар өчен күңелле сюрприз булды.
- Беренче тапкыр паспорт алу — һәр кеше тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Мин сезне чын күңелдән котлыйм һәм мөмкинлекләрегезне күбрәк файдаланырга, үз-үзегезне күрсәтергә һәм теләкләрегезне белдерергә чакырам, – дип, Руслан Гаджиевич балаларны мөһим вакыйга белән котлады һәм шушы көннән аларның тормышында яңа этап башлануын ассызыклады.
Тантанадан соң яшь гражданнар шатланып паспортлары белән фотога төштеләр, ә Аяз Әдип улы балаларны һәм аларның әти-әниләрен үз кабинетына чакырды һәм аларга экскурсия үткәрде. Балалар район башлыгының эше, җирле үзидарә органнарының структурасы һәм төп вәкаләтләре белән таныштылар.