Сәет белән Алия мөнәсәбәтләрен никах белән ныгыттылар. Бу көн тагын да әһәмиятлерәк булды, чөнки Сәет – үзенең яраткан кызы Алия белән гаилә кору махсус хәрби операциядән ялга кайткан вакытын сайлады. Аларның гаиләсе — киләчәккә ышаныч символы, мәхәббәт һәм өмет маягы, алар һәрвакыт җиңүгә ышаныч белән караучы яшьләр.
Сәет белән Алия Хәнәфиевларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйбыз! Аларга ныклы мәхәббәт, үзара аңлашу, бәхет һәм баш өстендә тыныч күк йөзе телибез. Аларның гаилә тормышы шатлык, җылылык һәм иминлек белән тулы булсын. Аларның мәхәббәте иң караңгы заманнарда юлны яктыртучы маяк булсын һәм ул Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеге кебек көчле һәм какшамас булсын.