Түбән Кама яшьләре ветераннар хакындагы хәтерне яңартты

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Гаилә тормышының беренче адымнарын атлаган яшьләр, кадетлар һәм Түбән Кама ЗАГС идарәсе белгечләре бергә, Ватан өчен һәлак булганнарны искә алып, баш өстендә тыныч күк йөзе өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Чәчәкләр салу традициясе хәтерне яңарта һәм киләчәк буыннар өчен Бөек Ватан сугышы турындагы тарихны югалтмаска бер үрнәк булып тора.
Яңа өйләнешүчеләр арасында мәңгелек утка, обелискларга һәм ветераннар һәйкәлләренә чәчәкләр салу традициясе соңгы елларда кабаттан яшьләр арасында яңарды.
«Без яшь парларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгы һәм рухи көчен данлауга, тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән бу традицияне дәвам итүләрен мөһим дип саныйбыз. Бу якты эш киләчәк буыннарга тарихи хәтерне тапшырырга һәм геройларга рәхмәт белдерергә ярдәм итә», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International