Тукай районында бриллиант туй

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Алтмыш ел бергә! Әле рекорд түгел, әмма инде - бик сирәк күренеш. Тукай районы Белоус авылында яшәүче Фирстовлар Иван Михайлович һәм Клавдия Михайловна үзләренең Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

Булачак ир белән хатын Чаллы районында туалар, әмма язмыш аларны вакытлыча аерып тора. Иван Михайлович Курган өлкәсендә эшләгән, Клавдия Михайловна Сарапул шәһәрендә укыган һәм эшләгән. 1964 ел алдыннан яшьләр туган авылларына кайталар, анда хәлиткеч очрашу була. Клавдиягә зифа буйлы, шат күңелле егет шундук ошый, ә Иванны кызның тавышы сокландыра. 1965 елның апрелендә Иван кәләше янына Сарапулга килә, анда яшьләр өйләнешә.

Туйдан соң гаилә туган якларына кайта. Иван Михайлович агач эшкәртү заводында, Клавдия Михайловна Чаллы төзелеш идарәсендә эшли. Ир белән хатын 2 бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер 3 оныкчык тәрбияләргә булышалар. Фирстовларның зур бәхетле гаиләсе мәхәббәт һәм үзара аңлашуның яхшы үрнәге булып тора. Тукай районы ГХАТ бүлеге бриллиант юбилярларны котлады һәм озын гомер теләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International