Радель һәм Регина Галиуллиннар беренче тапкыр бәхетле әти-әни булды. Алар гаиләсендә уллары дөньяга аваз салды һәм алар аңа матур һәм сирәк очрый торган исем — Ранэль дип куштылар. Бу исем “якты”, “акыллы”, “сәләтле” мәгънәләрен аңлата — эчке көч һәм пакьлек символы.
Искәртеп үтәргә кирәк: 2024 елда өч сабыйга Ранэль исеме кушылган — бу исем яшь әти-әниләр арасында популярлаша бара.
Бала әһәмиятле елда — Ватан сакчысы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында дөньяга килгән. Бәлки, ул да үз заманының чын герое булып үсәр.
Баулы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Әхмәтова яшь әти-әниләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлады, һәм сабыйның беренче документы — туу турында таныклык тапшырды. Бу документ Ранэль өчен өмете, хыяллары һәм ачышлары тулы тормыш юлының башлангычы булыр.
Йөрәктән чыга торган теләкләребез белән, бу гаиләгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, җылы мизгелләр һәм шатлыклы көннәр телибез.