Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

абаларыбыз һәм әбиләребезнең батырлыклары турындагы тарих буыннан-буынга тапшырыла. Алар авыр юл үткән, әмма сынмаган һәм кеше булып кала алган. Үзләренең кешелекләрен саклап, лаеклы юл узган. Бу истәлекле Җиңү елында сугыш ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе сугыш ветераннары Фәүзия Батыршина, Валентина Ивановна, Сәрия Сафина, Суфия Сөләйманова, Наил Яруллинга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. «Сезнең сугышчан казанышларыгыз, тыныч тормышка керткән өлешегез, ватанпәрвәрлек һәм җиңүгә ышаныч белән каравыгыз киләчәк буыннар өчен үрнәк булып тора», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова һәм ветераннарга чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International