Бәхет көткәндә

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Авырлы хатыннар көне уңаеннан республикабыз районнары ГХАТ бүлекләрендә, үзәк хастаханәләрдә матур, эчтәлекле чаралар уздырыла. Шул исәптән Апас районы ГХАТ бүлегендә әни булырга җыенучы хатын-кызлар белән очрашу булып узды. 

Очрашуда табиблар, шәфкать туташлары белән бергә район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова, үзәк район хастаханәсенең баш табибы Алевтина Кәримова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина катнашты.

Булачак әниләр йөклелек чоры һәм бала туганнан соңгы түләүләр, «Рождение ребенка» Суперервисы аша гариза бирү буенча күп мәгълүмат алдылар, баланы биләү буенча мастер-класс карадылар, педиатр яңа туган балаларны беренче айларында беренче планлы карау кагыйдәләре белән таныштырды. 

Чара азагында район социаль яклау бүлеге тарафыннан йөкле хатын-кызлар арасында оештырылган «Йөкле хатын-кыз - иң чибәре» онлайн-конкурсына йомгак ясалды.

Бу вакыйга йөкле хатын-кызлар өчен бәйрәм генә түгел, тәҗрибә, белем һәм хис-кичерешләр алмашу өчен платформа да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International