Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идарәсендә «Җаваплы ата-ана мәктәбе» муниципаль проекты кысаларында яшьләрдә гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм традицияләрнең әһәмиятен аңлауга юнәлтелгән «Семьеведение» электив курсын гамәлгә ашыру Мәгариф идарәсе белән берлектә башкарыла. Чираттагы дәрес 11 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен 14 гыйнварда үткәрелде.
Очрашу темасы - "Гаилә, кыйммәтләр, традицияләр". Катнашучылар гаилә мөнәсәбәтләре нигезендә нәрсә ята, хәзерге дөнья шартларында гаилә кыйммәтләрен ничек саклап калу һәм гаиләне ныгытуда нинди урын алып торулары турында фикер алыштылар.
Дәрес җылы һәм дусларча атмосферада узды. Укучылар үз фикерләрен актив әйттеләр, мисаллар белән уртаклаштылар.