Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Россия Федерациясенең 12 яшь гражданына Россия паспортларын тапшыруга багышланган тантаналы чара узды. Чара дәүләт бәйрәме – Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары – Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Азат улы Нигъмәтуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Зөлфия Хәйдәр кызы Евграфова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең ветераннар советы рәисе урынбасары Алексей Михаил улы Карин катнашучыларны мөһим вакыйга белән котладылар, балаларга Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булуларын теләделәр, шулай ук яшь гражданнарга паспортлар тапшырдылар. Котлауларга ГХАТ бүлеге начальнигы Мәрьям Николай кызы Яковлева да кушылды. Ул яңа паспорт ияләренә төп шәхес таныклыгына җаваплы мөнәсәбәтләре турында искәртте.
Тантаналы шартларда илебез һәм республикабыз гимннары, Россиянең яшь гражданнары антлары яңгырады. «Пой со мной» вокаль студиясе солисткалары Адиатуллина Ралина, Корнилова Яна, «Смайл» халык вокаль студиясе солисткалары Дьяконова Ева, Биккузина Эльвина да үзләренең музыкаль котлауларын җиткерделәр. Музыкаль бизәлеш чараның тантаналы атмосферасын ассызыклады.
Балаларны әлеге мөһим вакыйга белән котлыйбыз, тапшырылган документка сак карарга һәм Россия Федерациясе гражданины исемен лаеклы алырга телибез.