Шушы көннәрдә Биектау районының Усады авылыннан ирле-хатынлы Мифтаховлар, Фаат Тәхау улы һәм Гөлфирә Әхмәт кызы бергә гомер итүләренең алтын юбилеен билгеләп үттеләр. Фаат Тәхау улы 42 елдан артык җирле совхозда механизатор булып эшләгән, Гөлфирә Әхмәт кызы 43 елга якын Усад урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы. Гүзәл, Рөстәм һәм Ринат исемле искиткеч балалар тәрбияләп, җиде онык бүләк итеп, ата - аналар буларак та тормышка аштылар. Аларның гаиләсе дус, барысы да бер-берсенә булышып торалар. Балалар һәм оныклар һәрвакыт әти-әниләре янына килә, бер генә бәйрәм дә, вакыйга да алар тарафыннан игътибарсыз калмый. Авылдашлары арасында бу гаилә абруйлы һәм хөрмәтле.