2025 елның 14 мартында Яшел Үзән районы ГХАТ бүлегендә махсус хәрби операциядә катнашучы белән аның кәләшен никахлашу тантанасы булды.
Кияү-хәрби хәрәкәтләр ветераны, МХО катнашучысы, яраланганнан соң реабилитацияләүдә булган. Тиздән сафка кайтачак һәм Ватанны саклауга басачак. Ирле-хатынлы Вәлиевләрнең тарихы гади башланды, ә бәлки алай җиңел дә түгелдер. Интернеттагы бер хәбәр аларның тормышын мәңгегә үзгәртте! Беренче очрашу. Мәхәббәт. Бергә булу теләге. Гаилә кору мөһим карар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Екатерина Романова яшьләргә игелек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе теләкләре белән беренче гаилә документын тапшырды.
Без МХОда катнашучы барлык якташларыбыз белән горурланабыз, алар барысы да безнең өчен патриотлык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге булып тора.