«ЗАГС түгел, хәрби гарнизон», - дип шаярттылар никахлашу тантанасының шаһитлары. Мамадыш районының ЗАГС бүлегендә махсус хәрби операциядә катнашучы белән язылышу тантанасы узды.
Гаилә башлыгы Андрей Юрьевич Беспалов - Чечняда сугышкан һәм «Хәрби казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән хәрби офицер. Аның өч улы хәрби махсус операциянең катнашучылары булып тора, тагын берсе госпитальдә ята.
Күп балалы әти өчен бу көн аеруча дулкынландыргыч булды. Ул олы кызын Марияне кияүгә бирде. Аның хәрби кияве ялга кайткан һәм социаль челтәрләрдә танышып, инде биш ел дус булган сөйгәненә кулын һәм йөрәген тәкъдим иткән.
Гром СВОга узган елның августында китте. Мария ирен елап һәм горурланып җибәрүен уртаклашты.
ЗАГС бүлеге начальнигы Ләйсән Дульмиева яшьләрне район җитәкчелеге исеменнән котлады, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Теркәлүдә шулай ук хәрби булган кияү һәм кәләш ягыннан якын туганнары да катнашты.