Бөгелмә шәһәренең ЗАГС бүлегендә Заһидуллиннар гаиләсендә алтынчы бала тууы теркәлгән

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Ата-ана булу-теләсә кайсы кеше тормышында иң яшерен һәм мөһим роль. Бу безнең мәхәббәт, кызгану һәм тормыш мәгънәсе белән ләззәтләнү мөмкинлегебез. Ата-ана булу-бәхетле булу дигән сүз. Ирле - хатынлы Ринат белән Рәситә Заһидуллиннар алтынчы тапкыр әти-әни булдылар. 25.03.2025 Бөгелмә ЗАГС бүлегендә бу искиткеч гаиләдә кыз тууы теркәлгән. Кызга Алинә дигән матур исем бирделәр. Ир белән хатынның инде ике улы Даниэль һәм Камил, өч кызы Даяна, Лия һәм Камелия бар.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әтигә беренче дәүләт документын - кызының туу турындагы таныклыгын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ата-аналарның иң төп миссиясе-бәхетле булу һәм бу образны үз балаларына тапшыру. Лаеклы һәм гармонияле, бәхетле һәм чын, яратучан һәм җылы булырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International