Якташларыбыз хәтере

2025 елның 4 апреле, җомга

Мамадыш районы ЗАГС бүлеге Никахлашу сарае фойесында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган уникаль күргәзмә оештырды. Мәгълүмат авыл җирлекләреннән, шәһәр музееннан һәм район үзәк хастаханәсе архивыннан җыелып тупланды.

Күргәзмәдә Мамадыш гаиләләренең гаҗәеп язмышларын, мәхәббәт тарихларын һәм батырлыкларын чагылдырган сугыштан соңгы еллар фотосурәтләре тәкъдим ителде.

Күргәзмәгә килүчеләр сугышта катнашучының язмышы, гаилә тарихы һәм сугыштан соңгы еллардагы тормышы белән таныша алалар. Шулай ук стендта Мамадыш солдатларының фронт хатлары, шул чор шәһәр һәм районның гражданлык хәле актларының статистик мәгълүматлары урнаштырылган.

Мамадыш җиренең төп кыйммәте - анда яшәүче кешеләр. Якташларыбызның тарихлары һәм фотосурәтләре экспозициягә керде дә инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International