Күп балалы гаиләләр - илебезнең киләчәк нигезе

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Күп балалы гаиләләр - илебезнең киләчәге нигезе ул, - дип билгеләп үтте Кама Тамагы муниципаль районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова.

- Алар үз үрнәкләре белән башкаларны илһамландыра, күп балалы ата – ана булуның гаять әһәмиятле хезмәт, бернәрсә белән дә чагыштырмаслык кыйммәт һәм чиксез мәхәббәт чыганагы икәнен күрсәтә!

Кам Кама Тамагы районының Олы Бортас авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгының 2025 елның 7 мартында бишенче шатлыклы вакыйгасы булды!

Радик һәм Ләйсән Сәгъдиевлар гаиләсендә Гөлсем исемле кыз туды, ул чәчәк яки роза дигәнне аңлата, шул рәвешле бу исем матурлыкны һәм юмартлыкны символлаштыра ала.

ЗАГС бүлегендә Елена Халикова тантаналы рәвештә бәхетле ата-аналарга беренче дәүләт документын - туу турында таныклыкны, Республика Рәисе исеменнән котлау хатын һәм 2025 елның 11 гыйнварында никахлашкан яшь парлар Илдан һәм Алинә Талиповлар исеменнән бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International