Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә «Бәхет көне»

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

20 мартта Халыкара бәхет көнендә ГХАТ Идарәсе белгечләре 6 гаилә берләшмәсен теркәделәр, шулар арасыннан 2 гаилә башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы.

Никахлашу тантанасына кадәр яшь парлар китапта «бәхет» сүзен аңлаулары белән уртаклашты. Кияү Дамир өчен бәхет - аның яраткан кәләше Светлана.

Яшь парларның барысы да бәхетле булсын, ә бу бәхетне әле очратмаганнар һичшиксез аны тапсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International