Нурлат шәһәренең ГХАТ бүлегендә экскурсия

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Нурлат шәһәренең ГХАТ бүлегендә 2 нче урта мәктәбенең 11 «Б» сыйныф укучылары өчен экскурсия узды. Туй маршы астында укучылар тантаналы залга керделәр. ГХАТ бүлеге белгечләре укучыларны документация алып бару, хезмәткәрләрнең эш үзенчәлекләре белән таныштырдылар һәм «ГХАТ» аббревиатурасының нәрсә аңлатуы, актларның нинди төрләрен теркәүләре турында сөйләделәр. Егетләр һәм кызлар кияү белән кәләш бүлмәләрендә булдылар. Экскурсия барышында укучылар кияү белән кәләш, ата-ана һәм кунак ролен үзләре сынап карый алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International