Бишләтә бәхет

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Арчадан Фәнил Рафаэлевич һәм Лилия Даниловна Рәхимовлар гаиләсен бишенче уллары тууы белән котлыйбыз. Балага Радмир исеме куштылар. Ул Арча үзәк район хастаханәсендә 18 март көнне туды. Авырлыгы-3480 гр. буе 53 см. Хәзер гаиләдә биш малай үсә. Бер ул – яхшы, биш ул - тагын да яхшырак!

Бүген гаилә башлыгы Фәнил улының беренче документын алды.

Гаиләгә балалар тәрбияләү өчен көч, һәр бала өчен хәерле язмыш, иминлек, тынычлык, муллык телибез! Күп балалы гаилә исемен горурланып йөртегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International