Баулы районында Батырлык дәресе узды

2025 елның 21 марты, җомга

20 март көнне Баулы ГХАТ бүлегендә 6нчы сыйныф укучылары өчен Батырлык дәресе узды.

Чара кысаларында укучыларга якташ – Бөек Ватан сугышы герое Зиновьев турында сөйләделәр. Балалар аның батырлыгы, ныклыгы һәм Ватанга чиксез мәхәббәте турында белделәр. Аның тормыш юлы һәм сугышчан хезмәте патриотизм һәм каһарманлык үрнәге булып тора.

Дәрес азагында Гаилә елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган викторина үткәрелде. Укучылар кызыксынып сорауларга җавап бирделәр, илебезнең героик үткәне турында белемнәрен тикшерделәр.

Мондый чаралар яшь буынга ата-бабаларыбызның батырлыкларын искә алу мөмкинлеге бирә һәм тарихи мирасның мөһимлеген аңларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International