20 март көнне Баулы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында мөһим вакыйга – яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Чара Ватан сакчысы елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Ул егет-кызлар өчен тормышларындагы мөһим адым, өлгергәнлек һәм гражданлык җаваплылыгын аңлау билгесе булды.
Яшь гражданнарны мөһим вакыйга белән Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады. Ул егет-кызларга Россия гражданины исемен горур йөртергә, илебезнең лаеклы патриотлары булырга, аның законнары һәм традицияләрен хөрмәт итәргә, белемгә омтылырга һәм зур уңышларга ирешергә теләде.
Шулай ук котлау сүзләре белән "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Гөлназ Галлямиева һәм "Беренчеләр" хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Фазлыева чыгыш ясады. Алар паспорт алу – зур тормыш юлына аяк басу икәнен билгеләп үттеләр һәм егет-кызларга көчле рухлы булуларын, максатларына ирешүләрен, ил тормышында актив катнашуларын теләделәр. Үз теләкләре йөзеннән алар яшь гражданнарга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы да катнашты. Ул егет-кызларга шәхсән паспортлар тапшырып, аларга нык ихтыяр, тормышта туры юл сайлау, игелекле гамәлләр кылу һәм Ватанга мәхәббәт теләде.
Тантанага тагын да бәйрәм рухы өстәү өчен М. Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары патриотик җырлар башкарды. Аларның чыгышлары бердәмлек, илебез өчен горурлык хисләре уятып, яшь буынны яңа уңышларга рухландырды.
Паспорт алу – ул документ кына түгел, ә Ватан язмышына һәм киләчәгенә катнашың барлыгын аңлау билгесе дә. Бу көн яшь гражданнарның күңелендә җаваплы тормыш баскычы буларак истә калсын!