Ринад Мөхәммәдәмин улын һәрвакыт гаҗәеп энергия һәм оптимизм, югары профессионализм, зирәклек һәм патриотизм аерып торды. Ул бервакытта да кешеләрнең проблемаларына битараф түгел иде һәм республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашты.
Аның турыдан-туры катнашында Татарстан Республикасының Гражданлык хәле актларын теркәү органнары эшчәнлеген җайга сала торган заманча законнар һәм норматив хокукый база формалаштырылды.
Шәмсетдинов Ринад Мөхәммәдәмин улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
Шәмсетдинов Ринад Мөхәммәдәмин улы 1937 елның 15 сентябрендә ТАССРның Казан шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туа.
1970 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген Казан шәһәренең "Уралэнергоремонт" предприятиесендә 5 разрядлы слесарь сыйфатында башлый.
1971-1974 елларда 17 нче Шәһәрпрофтехникумы директоры урынбасары булып эшли.
1974-1985 елларда ТАССР Министрлар Советының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенең җаваплы сәркатибе булып тора.
1985 елның 18 июненнән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС бүлеге мөдире итеп билгеләнә.
Гомуми хезмәт стажы - 41 ел. «Хезмәт ветераны» медале (1984 ел), КПСС өлкә комитетының һәм ТАССР Министрлар Советының Мактау грамотасы (1987 ел), Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2017 ел) белән бүләкләнә.
Ринад Мөхәммәдәмин улының туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Тармак ветераны Самосырово зиратында җирләнәчәк, аның белән хушлашу «Гаилә» мәчете территориясендә (Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи ур., 2) 2025 елның 15 мартында 10:00 сәгатьтә узачак.