2025 елның 12 март көнендә Арча муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы булды.
Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Лошакова О.В. балаларны тормышларындагы бу мөһим вакыйга белән котлады, паспортлар тапшырды һәм һәрвакыт, һәр җирдә горурлык белән граждан исемен йөртергә, гражданлык бурычларын намус белән үтәргә, яхшы укырга һәм эшләргә дигән теләкләр теләде.
Арча районы хатын-кызлар советы рәисе А.М. Гатауллина балаларны тормышларындагы шундый мөһим вакыйга белән котлап, батырлык, бурыч, намус, җаваплылык, әхлак һәм патриотизм турында сөйләде. Үз халкы, бөек державасы файдасына көч һәм сәләтләрен биреп, аларны яхшы укырга һәм эшләргә өндәде.