Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә «Энҗе туй»

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда Галимовлар гаиләсенең энҗе юбилеен бәйрәм итүгә багышланган тантана узды.

Эдуард Фавис улы һәм Луиза Рифкать кызы өч бала үстергәннәр, үз үрнәкләрендә өлкән буынга һәм бер-береңә карата булган хөрмәт тәрбияләгәннәр. Аларның гаилә девизы - үз гаиләңне ихтирам итергә һәм ярдәмгә килергә.

Бу үзенчәлекле көнне ГХАТ Идарәсенең матур залында юбилярларга җылы котлау сүзләре һәм теләкләр яңгырады. ГХАТ Идарәсе белгечләре ир белән хатынга гаилә бәйләнешләренең ныклыгы, мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, Мактау акты һәм истәлек китабы тапшырдылар. Гадәттәгечә, юбилярлар Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактаулы юбилярлар китабына үз имзаларын калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International