Аның максаты - дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә вазыйфаларны биләү өчен перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, программа республикабызның һәм илебезнең алга таба үсеше һәм чәчәк атуы өчен идарә итү потенциалын һәм лидерлык сыйфатларын ачуга юнәлдерелгән.
Программада катнашу өчен теркәлү 2025 елның 30 мартына кадәр мөмкин. Сайлап алу конкурс нигезендә узачак һәм берничә этаптан торачак.
«Батырлар. Татарстан Геройлары» - Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар вакыты» федераль программасының аналогы.
Сайлап алуны уздыру сроклары һәм этаплары, шулай ук кандидатларга карата таләпләр турында тулырак мәгълүматны программаның сайтында белергә мөмкин: https://batyrlar-rt.ru.