Тукай муниципаль районында Гаилә елын ябу

2025 елның 8 феврале, шимбә

Тукай районы ГХАТ бүлеге тарафыннан Гаилә елын ябуга багышланган «Ныклы гаилә – көчле Россия» тантаналы чарасы оештырылды. Бәйрәмдә 25 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәгән парлар катнашты. Бәйрәмгә килгән иң өлкән пар - Калмия авылыннан Кашбеловлар гаиләсе Нәҗип абый һәм Гөлбустан апа, аларның гаилә корып яшәүләренә 59 ел. Бәйрәмдә шулай ук ирле-хатынлы Шәрәфиевлар Фидис һәм Зөбәйдә катнашты, алар 30 елдан артык бергә яшиләр. Фидис Альфрит улы хәзерге көндә СВО катнашучысы. Аның батырлыгы һәм хәзерге вакытта илебез чикләре сагында торучы ир-егетләребез бәрабәренә без тынычлыкта яшәргә, никахлашырга, балалар табарга, киләчәккә өмет белән карарга мөмкинлек алабыз. Бәйрәмдә нәкъ шушы көнгә гариза биргән бер иҗади парның никахлашу тантанасы булды. Татарстан Республикасында "Ныклы гаилә" федераль партия проектының төбәк координаторы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова һәм Тукай Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Рим улы Нәҗмиев мәртәбәле кунаклар булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International