Мамадыш муниципаль районының ЗАГС бүлеге Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Геройларыбызга» акциясенә кушылды. Елның иң патриотик бәйрәменә кадәр никахлашкан һәр пар әлеге акциядә катнашачак һәм котлау открыткасына кул куячак. Һәрбер котлау хаты якташларына – махсус хәрби операциядә катнашучыларга озатылачак.
Беренче открыткага яшь пар Кутузовлар кул куйдылар. Равил Рафисович һәм Кристина Сергеевна акциядә зур шатлык һәм җаваплылык белән катнаштылар һәм СВО сугышчыларының фидакарь хезмәтен билгеләп үттеләр.